Татарча [tat] Google Translate

Сайт тест режимында эшли.

Проектка инвестицияләү

Безнең сайтны файдалы күрсәгез, зинһар, проектка инвестицияләгез!

“Иганә итү” я “хәйрия” түгел, “инвестицияләү” дибез, чөнки мәгарифкә акча сарыф итү ул балаларыбызның киләчәгенә, ә димәк үзебезнең киләчәккә инвестицияләү дигән сүз.

Без һәр баланың да—ул кайда гына яшәмәсен (авылдамы, кечкенә шәһәрдәме, зур шәһәрдәме), ата-анасының финанс хәле нинди генә булмасын, нинди генә мәктәптә укымасын—иң югары сыйфатлы, иң эффектив методикалар буенча әзерләнгән уку әсбапларыннан, үз телендә белем алу мөмкинлеге булырга тиеш дип саныйбыз.

Нәкъ шуңа күрә selimcan.org проекты кысаларында әзерләнгән барлык уку әсбапларын да Интернетта бушлай укып/карап/тыңлап/йөкләп алып булачак.

http://selimcan.org/tat/about.html битендә тасвирланган уку-укыту программасының беренче версиясен тәмам кылып, безгә бу хыялны чынбарлык итәргә ярдәм итегез.