Татарча [tat] Башҡортса [bak] English [eng] Қазақша [kaz] Google Translate

Сайт тест режимында эшли.

Selimcan.org турында

Бу сайтның максаты—Сезгә белем алырга ярдәм итү. Хыялыбыз— безнең уку-укыту программасын тәмамлап, дөньяның иң алдынгы университетларында укый алырлык белем-һөнәрләргә ия булуыгызны күрү.

Сәлам! Selimcan.org проектының максаты—

  1. укырга-язарга өйрәтүче курстан;
  2. арифметикадан башлап калькулюска (математик анализга) кадәр математикага өйрәтүче курстан;
  3. безнең уйлавыбызча, урта мәктәпне тәмамлаган һәр кеше укып чыккан булырга тиешле китаплар исемлегеннән һәм ул китапларның оригиналь текстларыннан һәм тәрҗемәләреннән; ул китапларга кагылышлы сораулар һәм биремнәрдән;
  4. аңлатмалы сүзлектән;
  5. энциклопедиядән һәм
  6. программалау нигезләренә өйрәтүче китаптан

торучы, бушлай, мөмкин булса ирекле лицензияле материаллардан тәшкил ителгән, башлыча мөстәкыйль шөгыльләнүче кешеләргә тәгаенләнгән онлайн уку-укыту программасын булдыру.

Түбәндәгеләрне эшләү күздә тотыла:

Тәкъдимнәрегез булса я ярдәм итәсегез килсә, ‘contact эт selimcan нокта org’ адресына языгыз.


Безне бу проектны башлауга илһамландырган видеоларның берсе:Инглизчә дә, татарча да яхшы белүчеләр—вакытыгыз булса зинһар субтитрларын татар теленә тәрҗемә итәргә ярдәм итегез


Күбрәк мәгълүмат