Татарча [tat] Башҡортса [bak] Google Translate

Сайт тест режимында эшли.

KhanAcademy . org / math Tatarça with a-la Frank subtitles (unofficial)

Бу биттә математикага өйрәтүче, Хан Академиясе әзерләгән видеолар һәм күнегүләрКүнегүләргә сылтамалар гына куячакбыз. тупланган.

Һәр видео өч төрле форматта биреләчәк: 1) Илья Франк ысулы буенча адатацияләнгән текстларга охшаган субтитрлар белән, 2) инглизчә субтитрлар белән, һәм 3) татарча субтитлар белән.Беренче һәм өченче төр субтитрларны без (ягъни selimcan.org) әзерләдек. Мәсәлән, менә болай:

сигезпочмак Counting with small numbers (Кечкенә саннар белән санау)

Өч төрле cубтитрларның булуы Сезгә (балагызга) бер үк вакытта инглизчәне дә, математиканы да өйрәнергә ярдәм итәр дигән өметтә калабыз.

Инглизчәне өйрәнә генә башлаган булсагыз, без Сезгә ул видеоларны китерелгән тәртиптә карарга киңәш итәбез (ягъни башта “Франкча” икетелле субтитрлар белән,Мондый төр видеоларны караганда видеоны еш-еш туктатырга туры киләчәктер, чөнки субтитрлар бер-берсен бик тиз алыштыра. Моның өчен видеоның теләсә кайсы җиренә басу да җитә, нәкъ «пауза» төймәсенә генә басу мәҗбүри түгел. аннан инглизчә субтитрлар белән, һәм, теләсәгез, татарча субтитрлар белән). Беренче кат караганда субтитрларны сүндереп карау да файдалы—инглиз сөйләмен аңларга тизрәк өйрәнәчәксез.

Видеоны тулы экранда карау өчен, видеоның аскы уң почмагындагы шакмакка басыгыз яки видеога ике тапкыр «чиртегез».

Күнегүләр

Видеолардан тыш, selimcan.org’та Хан Академиясе күнегүләренә сылтамалар күрерсез. Мәсәлән:

каләм Practice: Count with small numbers (Күнегү: кечкенә саннар белән сана)

Бер темага кагылышлы видео һәм күнегү җыелмасын без “дәрес” дип атыйбыз.Озын сүзнең кыскасы: әзер дәресләр исемлеген бу битнең иң аскы өлешендә күреп була

Күнегүләрнең әлегә берсе дә татар телендә юк, әмма тора-бара аларны да тәрҗемә итәрбез дип торабыз, чөнки ул күнегүләр—Хан Академиясенең иң көчле якларының берсе. Алар артында кызыклы алгоритмнар тора, ул алгоритмнар ярдәмендә күнегүләр һәр укучыга яраклаша һәм ул укучы өчен виртуль бер репетитор ролен уйный, ягъни мәсәлән.Мәңге бушлай репетитор

Хан Академиясе материалларын татарчага тәрҗемә итү турында

Хан Академиясе сайты татарча да эшли башласын өчен (һәм күнегүләрне тәрҗемә итәргә мөмкинлек пәйда булсын өчен), иң элек khanacademy.org/math’ның кимендә бер кисәгендәге (Early Math, Arithmetic, Albegra 1, Algebra 2 һ.б.) барлык видеолар да тәрҗемә ителгән булырга тиеш.Күбрәк мәгълүматны монда табып була.

Без эшне «Early Math» өлешендәге видеоларны тәрҗемә итүдән башладык, чөнки бу иң кечкенә кисәк.

Субтитрларны тәрҗемә итү Хан Академиясенең рәсми Youtube каналында башкарыла. Инглизчә дә, татарча да яхшы беләсез һәм субтитрларны тәрҗемә итәргә ярдәм итәсегез килә икән, күңелегезгә хуш килгән һәм татарча субтитрлары булмаган видеоның аскы уң чатындагы сигезпочмак «Settings» билгесенә, һәм аннан соң ачылган менюда «Subtitles → Add subtitles» төймәләренә басыгыз.

Тулысынча (ягъни тавышы да, видеодагы язулар да) татар теленә тәрҗемә ителгән видеоларны KhanAcademyTatarchaUnofficial YouTube каналында карап була.

Selimcan.org/Extra YouTube каналында исә өстәге беренче төр видео шикелле, икетелле субтитрлы видеолар тупланган.

Дәресләр

  1. Counting (Санау)
  2. Numbers 0 to 120 (0-дән алып 120-гә кадәрге саннар)
  3. Counting objects (Затларны санау)
  4. Comparing small numbers (Кечкенә саннарны чагыштыру)
  5. What is addition? What is subtraction? (Кушу нидер? Алу нидер?)
  6. Making small numbers (Кечкенә саннар хасил итү)
  7. Making 10 (10-ны хасил итү)
  8. Put together, take apart (Тупла, тарат)
  9. Relate addition and subtraction (Кушу һәм алуны бәйлә)
  10. Addition and subtraction word problems (Кушу һәм алу[га] сүз [белән бирелгән] мәсьәләләр)
  11. Teens (Уннан алып унтугызга кадәрге саннар)
  12. Tens (Дистәләр)

Бер дәрестән икенчесенә күчү өчен һәр битнең өске сул чатындагы “Алга →” төймәсенә басыгыз.